Чәнчә бармак кеше характеры турында нәрсә сөйли?

Чәнчә бармакка аерым игътибар биреп, кулыгызга карагыз.

1. Чәнчә бармак атсыз бармак буыны бөкләнгән урын белән тигез. Бу кешедә зур потенциал яшеренүен күрсәтә, ул көчле рухка ия. Шулай ук бу кеше бик мәрхәмәтле, ярдәмчел, ихтыяр көче булган яхшы дус. Ул тыныч холыклы, еш кына дөрес карарлар кабул итүче дип санала.

2. Чәнчә бармак атсыз бармак буыны бөкләнгән урыннан кыскарак. Мондый чәнчә бармак еш кына фәлсәфи фикер йөртүче кешеләрдә була. Алар — нечкә күңелле лидерлар. Алар еш кына күп кенә талантларга ия иҗади кеше була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый кешеләр бик тиз үпкәләүчән була, шулай ук әйләнә-тирәдәгеләрнең фикеренә зур әһәмият бирә.

3. Чәнчә бармак атсыз бармак буыны бөкләнгән урыннан озынрак. Мондый кул җитәкче, лидер кулы булып санала. Ул бик яхшы оештыручы, хәтере яхшы, еш кына математик фикер йөртү сәләтенә ия. Шулай ук бу кешенең ихтыяр көче бар, эшне төгәлләми торып, ташламый. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен барысын да эшләргә тырыша.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-06-02/ch-nch-barmak-keshe-haraktery-turynda-n-rs-s-yli-2827190

Бәйле