Татарстанда балык тотарга киткән 9 яшьлек малай суга батып үлгән

Чирмешән районы Күтәмә авылында яшәүчеләр баланың гәүдәсен табулары турында кичә 23.05 сәгатьтә 112 номерына хәбәр иткәннәр.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 9 яшьлек малай көндез Күтәмә елгасына берүзе балык тотарга киткән һәм кайтмаган. Баланы эзләүгә җирле халык, полиция һәм янгын сүндерүчеләр чыккан. Малайның үзе белән алган әйберләре ярда була. Соңрак баланың мәете дә табыла.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84569/

Бәйле