Рината Тэй: «Хатын-кыз көчсез була алмый»

Җырчы Рината Тэй белән аралашканнан соң, хатын-кызның ни дәрәҗәдә көчле була алуына тагын бер кат инанасың. Эстрадага килү юлы да шактый маҗаралы, кызыклы аның. Тамашачы өчен кыю, бераз бунтарь тоелган Рината тормышта нинди соң?

– Рузилә (җырчының чын исеме – Рузилә Сәмигуллина), ни өчен нәкъ менә Рината Тэй тәхәллүсен сайладыгыз?

– Рузилә – әти-әнием сайлаган һәм мулла кушкан исемем. Сәхнәдәге кыю образыма туры килә торган Рината исеменнән аермалы буларак, Рузилә эчке дөньямның сыйфатларын үзенә җыйган кебек. Нечкә күңелле, гади. Мәктәптә укыган чакта, әти-әнидән: «Ни өчен миңа Рузилә исемен куштыгыз?» – дип сораганым хәтердә. Заманында бик популяр булган ул, сыйныфта да дүрт Рузилә идек без.  Моның өчен бик рәхмәтлемен, исемемне бик яратам.

Ә тәхәллүскә килгәндә, кечкенәдән үк Рината исеменә гашыйк мин. Әтиемнең исеме Ринат чөнки. Җырчы булырга хыялланып йөргән чакта да, мин сәхнәгә Рузилә булып түгел, башка исем астында чыгачакмын, дип уйлый идем. Шулай итеп, Казан мәдәният институтына укырга кердем. 2007  елда «Рахат-лукум» төркемен оештырып җибәреп, 2012 нче елга кадәр өчәү җырладык. Ул таркалгач, 2012–2018 елларда Линара Батталова белән «Кыю кызлар» булдык. Ул чакта Рината онытылып торгандыр инде. Дуэтыбыз таркалуны шактый авыр кичердем. Ирем Сәгыйрьгә рәхмәт, ул шулкадәр ярдәм итте. Сольный проект башлап җибәрергә дә ул рухландырды, миндә өмет уятты. Хыялымдагы Рината исемен дә ул исемә төшерде. Балачагым турындагы хатирәләрне кайчандыр сөйләгән булганмын. «Тэй» дигән өлешен юлда чакта бергә уйлап таптык. «Ринат әти» сүзтезмәсенең яңгырашына охшатып, «Рината Тэй»ны китереп чыгардык. Минем бит әти-әнием дә җырчылар иде. Бик күп бәйгеләрдә катнашып йөргәннәрен хәтерлим. Ләкин эстрадага чыга алмады алар. Бүген менә әтиемнең исемен Рината Тэй таныта.

– Тормышта күбрәк кем дип дәшәләр?

– Якыннарым өчен мин Рузилә булсам, иҗатташларым өчен – Рината. Эшемә, иҗатыма мөнәсәбәте булса, үземне Рината дип таныштырам. Бу, әлбәттә, чын исемемне яшерү өчен түгел, мине бер дә белмәгән кешенең башында сораулар тумасын өчен генә эшләнә.

«Образым – бик күп эзләнүләр нәтиҗәсе» 

– Сәхнәдәге образыгыз башка җырчыларныкыннан аерылып тора. Без яңалыкка сак карарга күнеккән бит инде, сезне дә аңламаучылар юк түгелдер?

– Эстрададагы образым – бик күп эзләнүләр нәтиҗәсе. Нинди булырга тиеш ул – Рината Тэй? Шушы сорауга җавап бирергә тырышам. Интернет, телевидение, мода журналлары, соңгы яңалыклар – барысын күзәтеп барам. Стилистлар белән эшлим. Мактаучылар да, аңламаучылар да бар. Мин соңгы арада чалбарлы костюмнарга өстенлек бирәм. «Нигә күлмәк, итәк кимисез? Сез бит – хатын-кыз!» – диләр. Элегрәк кия идем, билгеле. Бүген образыма гаиләмдәге вазгыять тә йогынты ясый, ахры: ничектер ябык, күпмедер дәрәҗәдә ир-атларга хас булган стильне якынрак күрәм.

– Тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

– Тәнкыйтьчеләргә рәхмәттән башка сүзем юк. Дөньяда бар яктан да камил кеше юк. Тискәре ягымны күрсәтүчеләр миңа камилләшергә  ярдәм итә. Уңай ягымны күреп, мактыйлар икән, ул сыйфатымны ике тапкыр арттырырга тырышам.

– Читтән караганда бик кыю күренәсез. Чынлыкта нинди сез?

– Гап-гади авыл кызы. Кеше нәрсә әйтер икән, дип куркып, читләр фикеренә бәйле булып үскән бала. Бүген мин бу бәйлелегемне юкка чыгарырга тырышам. Чөнки һәркем үз язмышы өчен үзе җаваплы һәм үз юлын күңеле теләгәнчә үтәргә хаклы.

– Бу кыюлык образыгызның бер өлеше булып чыга инде. Ә ничек тонуста тотасыз үзегезне? Кайбер кыю тоелган кешеләрне күзләре «сата» бит. Ягъни күзләрендә очкын булмый. Менә шул очкынны ничек сүндермисез?

– Мине китап, фильмнар, үрнәк алырдай кешеләр рухландыра. Дөрестән дә, образны теләсә ничек үзгәртеп була. Ә күзләрдә – синең эчке дөньяң. Артист исемен йөртәбез икән, без дә башкаларны рухландыра, аларга үрнәк була белергә тиеш. Сәхнә тормышы белән шәхси тормышыңны бутамыйча эшли, яши алсаң, бу – иң зур дәрәҗә, миңа калса.

«Ул чакта миңа нибары 32 яшь иде…» 

– Бик авырткан урыныгыз булса да, юл фаҗигасенә очрап, могҗиза белән исән калган тормыш иптәшегез Сәгыйрьнең хәлен сорамый кала алмыйбыз…

– Чыннан да, бик авырткан урыным. Бу хәлләргә октябрьдә өч ел була. Ул чакта миңа нибары 32 яшь иде… Күпме авырлыклар күрелде. Соңгы арада бу турыда уйлаган чакта йөрәгем кыса. Менә тагын күземә яшьләр тулды… Ничек кенә булса да, ирем исән калды. Бүген Сәгыйрьне аякка бастырырга һәм улыбызга тиешле тәрбия бирергә Аллаһы Тәгаләдән көч һәм сабырлык сорыйм.

Кызганыч, Сәгыйрьнең хәлендә үзгәрешләр юк. Хастаханәдән хастаханәгә йөрибез. Әле менә күптән түгел ике айдан артык ятып чыкты, бүген инде – өйдә. Сәгыйрьне карарга абыйсы ярдәм итә, мин исә көчемнән килгәнчә матди якны кайгыртырга тырышам. Аңа ничек  рәхмәтле булуымны белсәгез! Аллага шөкер, Сәгыйрь сөйләшә. Минем җырлавымны бик ярата. Очрашкан саен янында җырлап кына утырам. Яздыртылганны ачарга рөхсәт юк, «Зинһар, үзең җырла», – ди.

– Улыгыз йөз-кыяфәткә әтисенә охшаган…

– Әтисенең копиясе ул! Шундый ул бүләк иткәне Аллаһыма мең шөкер итәм. 10  яшьтә генә булса да, нәкъ өлкәннәрчә фикерли. Яшәргә, эшләргә көч бирүчем ул минем. Исән-сау гына була күрсен…

– «Син әле яшь, ташла аны, яңадан кияүгә чык», – дип, ярага тоз салучылар әле дә бармы?

– Бар. Андый кешеләрне тыңлап торам да сүзләрен үткәреп җибәрәм. Яшьме, яшь түгелме, мин – Сәгыйрьнең тормыш иптәше. Һәм мин аны бик яратам. Ничек кенә авыр булса да, бу сынауларны мин тиешле дәрәҗәдә, кеше сүзенә карамыйча узарга тиеш.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84743/

Бәйле