Танылган блогер «Женщина огонь»ның гаиләсендә авыр кайгы

-- Лейла

Социаль челтәрләрдә «Женщина огонь» буларак танылган Чистай блогеры Гүзәл Хөснетдинованың бертуган сеңлесе — Лилия Гафурова юл-транспорт һәлакәтенә очрап, һәлак булган.

Лилия — Чистайдагы «Хозур» кафесы җитәкчесе. Бөтен Татарстан буйлап банкетлар оештырып йөрүче. Сүз уңаеннан, аның әзерләгән өстәлләрен мактап, татар эстрадасы йолдызлары да яза иде. Алар арасында Данир Сабиров, Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов, Ландыш Нигъмәтҗанова бар.

— Җәмәгать! Безнең гаиләдә авыр кайгы. Лилия белән Миләүшә (ул дус кызы, ярдәмчесе) машинада барганда йокыга киткәннәр. Миләүшә реанимациядә, Лилия безнең арадан китте…

Лилия, сеңлем! Кызың Ләтифәне үземнең кызым кебек тәрбияләргә сүз бирәм!

Лилия белән хушлашу 25 июньдә Чистай районының Татар Талкышы авылында үткәрелә, — дип яза Гүзәл Хөснетдинова.

Бәйле