Гүзәл Хөснетдинова: «Фирдүс, бу җырыңны Лилиягә багышла, зинһар!»

-- Лейла

Социаль челтәрләрдә «Женщина огонь» буларак танылган блогер Гүзәл Хөснетдинованың бертуган сеңлесе Лилия Гафурова юл һәлакәтенә очрады. Аның гомере ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үк өзелгән. Лилияне 25 июньдә Чистай районы Татар Талкышы авылында җирләделәр.

Авария ничек килеп чыккан? Машина руле артында кем булган? Гүзәл Хөснетдинова үзе ачыклык кертте.

— Бүген сәгать 00.31 дә минем бертуган сеңлем һәлак булды. Бу хәл аның яраткан «Хозур» кафесы, янында булган.

Лилия ярдәмчесе, дус кызы Миләүшә белән эш эшләп, Чистайга кайтып бара торган булганнар. Баштан әйтелгәнчә берәү дә руль артында йокыга китмәгән.

Миләүшә сүзләренә караганда, алар юлда төзүчеләр конусы күргән. Бәрелүдән качарга теләгәннәр, тик машина кювейтка очкан.

Лилия шунда ук тәрәзәдән очып чыккан һәм җиргә ауган. Машина түбәсенә әйләнгән, Миләүшә исә машина эчендә калган. Әйләнгәннән соң ул машина эченнән чыгып, Лилиягә булыша башлаган. Лилия бик авыр сулаган. Шул вакыт Миләүшә Лилиягә сулау җиңелрәк булсын өчен, аның хиҗабын чишә башлаган. Әмма бу вакытта Лилия җанын Аллаһка биргән мизгеле булган.

Миләүшә шунда ук әнигә шалтыраткан һәм елый-елый Лилиянең үлеме хакында әйткән. 

Әни шунда ук миңа шалтыратты. Ирем Рушан һәлакәт булган урынга китте. Мин аның исән булуына чын күңелдән ышандым.

Тик Рушан: «Матурым, ул үле килеш чирәмдә ята . Үзеңә ашыгыч ярдәм чакыр. Нык булырга тырыш!»,- диде.

Шул вакытта мин сеңлемнең башка юк икәнлеген аңладым, — дип яза социаль челтәрләрдә Гүзәл ханым.

Моңа кадәр руль артында мәрхүмә Лилия булган һәм ул йокыга киткән, дигән хәбәрләр булды. Апасы бу сүзләрне кире кага.

Гүзәл Хөснетдинова Миләүшәгә карата җинаять эше ачарга теләүләре хакында да әйтә.

— Миләүшә гаепле түгел. Аның ике баласы бар. Әгәр дә болай үлмәсә, Лилия башкача киткән булыр иде, — ди ул.

Мәрхүмәнең кызы Ләтифәне Гүзәл белән Рушан Хөснетдиновлар тәрбияләячәк.

— Әгәр мин беренче үлсәм, минем балаларымны Лилия караячак, әгәр ул үлсә, мин аныкыларны карарга сүз куешкан идек. Әмма мин аны 28 яшендә китәр дип уйламаган идем,- ди Гүзәл һәм блогында үзенә бик авыр булуы хакында яза.

27 июньдә бөтен Татарстан буйлап йөреп, хәләл банкетлар оештыручы, Чистайдагы «Хозур» кафесы җитәкчесе Лилия Гафурованың өчесен үткәрделәр. Ашка мәрхүмәнең туганнары, дус-ишләре, якыннары күпләп җыелган иде.

— Иң беренче чиратта, газиз әнием белән Гүзәл кызыма, шулай ук тормыш иптәшем Равилгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Моннан тыш кайтучыларга, җыелган туганнарга рәхмәт. Мораль яктан гына түгел, матди яктан да булыштыгыз. Шундый яшь көенә кызымның китеп баруын бер дә күз алдыма китермәдем бит мин… Үләр алдыннан Гүзәл белән бергә путевка алып, мине Дагыстанга җибәрде. «Әни, бар инде! Мин синең өчен эшләп торам. Сиңа көч җыеп кайтырга кирәк, чөнки аннары бик күп эшлисең була», дигән иде Лилия кызым. Банкетларга заказлары күп иде аның! Ул бөтенләйгә мине ташлап китеп барды… — дип сөйләгән Лилиянең әнисе Фәридә ханым.

Моннан тыш тырыш, максатка ирешүчән Лилия Гафурова Чистай янында гына өй дә җиткерә торган булган.

— Ышанмыйбыз! Ышанырлык түгел! Өйдә дә тора алмыйм! Сеңлем җиткереп килә торган йортка килдем. Ул бит шул өйгә бөтен көчен куйды, бөтен йөрәген бирде. 28 яшендә горурланырлык эшләре бар иде! Моны кайбер кеше 60 яшенә җитеп тә ерып чыга алмый! Лилия белән чиксез горурланам. Ул минем терәгем, сердәшчем иде, — дип күз яшьләрен тыя алмый сөйли блогер Хөснетдинова.

Сүз уңаеннан, үләр алдыннан Лилия Гафурова машинада Фирдүс Тямаевның «Китмә» җырын кычкыра-кычкыра җырлап кайткан.

— Фирдүс! Меңләгән кеше алдында синнән шуны сорыйм: бу җырыңны сеңлем Лилиягә багышла. Ул синең иҗатыңны бик яратты. Синең мине яратып бетермәвеңне дә беләм, бу миңа кирәкми дә! Әмма Лилия чиксез моңа сөенер иде, — дип мөрәҗәгать белән чыккан Гүзәл Хөснетдинова.

Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Фирдүс Тямаев моны белгән.

— Концертларымда «Китмә» җыры дустым Лилиягә багышланачак, — дип язып калдырган.

Хөснетдиновлар гаиләсенең, Лилия Гафурованың әнисенең, әбисенең, якыннарының, туганнарының, дусларының авыр кайгыларын уртаклашабыз! Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар насыйп итсен! Лилиянең урыннарын оҗмах түрләреннән әйләсен!

Бәйле