Коточкыч авария: Башкортстанның Бакалы районында 4 кызны машина бәрдереп китә

-- Лейла

Бакалы районында коточкыч фаҗига: исерек машина йөртүче 17-19 яшьлек дүрт кызны бәрдереп китә. “Ауди А5” машинасында 23 яшьлек УГНТУ университеты студенты Марс була. Ул әти-әнисе янына кунакка кайткан булган.

Ксюша (19 яшь), Эльвина (19), Аня (18) һәм Яна (17 ) юл буенда урнашкан кафедан кайтып барганнар. Анда алар сыйныфташлары белән очрашкан булганнар.

– Авария вакытында машинаның тизлеге 110км/сәгать булган. Кызлар кафе тирәсеннән нибары 60 метр гына китеп өлгерәләр, аларга югары тизлектә машина килеп бәрелә, – дип аңлатма бирә Башкортстанның баш инспекторы Владимир Севостьянов.

Машина йөртүчене урында ук тестер белән тикшерәләр – аның канында алкоголь нормадан ике тапкыр күбрәк була.

Бәйле