Гаилә белән суга төшеп киткәннәр…

Машина салонында дүрт кеше булган.

Башкортстанда, Шакшаның су алу җайланмасы янында “Рено” автомобиле суга төшеп киткән. Һәлакәт вакытында салонда дүрт кеше була, аларның икесе — балалар. Бәхеткә, алар машинадан чыга алган.

Автомобиль үзе агым буенча түбәндәрәк 30 һәм ярдан 10 метрда табылган. Өлкәннәрдән беркем дә зыян күрмәгән. Яшь ярымлык баланы тикшерү өчен дәваханәгә озатканнар.

Әлеге вакытта машинаның ни сәбәпле суга төшеп китүе ачыклана.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-08-08/gail-bel-n-suga-t-shep-kitk-nn-r-2901379
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий