Юлия Нәбиева: «Дүртенчесе артыннан бармыйм!»

-- Лейла

Блогер Юлия Нәбиева үзенең өченчегә бәби алып кайтуын хәбәр итте. Нәбиевлар гаиләсе бер көнне ике бәйрәм ясады — бәбиләренең җенесен билгеләде һәм Юлиянең туган көнен билгеләп үтте.

Нәбиевлар Аишә һәм Сәидә исемле ике кыз үстерә. Өченче балаларының да кыз булуы билгеле булды. Гаилә башлыгы малай көткән булуын да яшермәде.

— Дүртенчегә — малай артыннан барасыз инде! — дигән сүзләр дә ишеткәннәр Нәбиевлар үз бәйрәмнәрендә.

— Бөтен кеше алдында шуны әйтәм: дүртенчегә бармыйм! Йөкле булуым авыр бирелә! Ике баламны да авырлык белән таптым! Иршатка да шулай дидем: «Моннан соң да малай дип авызыңны ачсаң, әйберләреңне җыясың да, чыгып китәсең!» дидем. Бу баламны исән-сау гына табарга язсын, — дип сөйли блогер Юлия.

Бәйле