Tatar Radiosi Open Air форматында грандиоз концерт оештырды [фоторепортаж]

-- Лейла

18 августта Казанда Tatar Radiosi татар популяр музыкасы белән масштаблы Open Air уздырды. Әлеге көтеп алынган шоу татар һәм башкорт йолдызларын, дистәләгән мең тамашачыны һәм җыр яратучыларны җыйды.

Tatar Radiosi бу грандиоз тамашаны Татарстан көненә һәм Казан шәһәре көненә багышлап уздырды. OpenAir форматындагы зур концерт Казан халкына һәм кунакларына онытылмаслык бүләк булды.

Tatar Radiosi «Казан» гаилә үзәге каршында татар хит-парадлары лидерларын яңадан бер урынга туплады. Шәһәрнең иң зур ачык мәйданчыкларының берсендә сезонның 30 татар йолдызы башкаруында иң популяр музыкасы яңгырады. Биючеләрнең гаять зур дүрт сәгатьлек марафоны, утлы музыка һәм бик яхшы кәеф шәһәр халкына Tatar Radiosi ннан чын бүләк булды да инде.

Күпсәгатьлек тамашаны танылган алып баручылар Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев һәм яраткан радио диджейлары ачып җибәрде. Көтелгән төп сюрприз: хедлайнер, Татарстан меломаннарының яраткан һәм чын халык җырчысы Фирдүс Тямаев.

Бәйрәм концертында катнаштылар: Шәрәпҗан, Лада, Илнат Фәрхуллин, Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар, Лия Шәмсина һәм Артур Маузер, DJ Радик һәм Айрат Сафин, Айдар Рәкыйпов, Илмира Нәгыймова, Марат Яруллин, Зәринә Асылкаева, Илдус Садыйков, Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина, Ришат Фазлыйәхмәтов, Булат Нигъмәтуллин, Айгөл һәм Эльмир Зиянгировлар, Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов, Таңсылу, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар.

Бәйле