Сливаның файдасын беләсезме?

Быел бакчаларда слива мул уңыш бирде.

Уңган хуҗабикәләр сливадан джем әзерли, компот ясый, как та коя. Бу җимеш организм өчен дә файдалы. Мәсәлән, слива кан басымын төшерергә сәләтле. Шулай ук эчәклекләр эшчәнлеген яхшырта. Слива организмнан артык сыеклыкны чыгарырга булыша. Җимештәге С витамины, бакыр, калий организм өчен файдалы. Ябыгырга ярдәм итә. Шулай да диетологлар көненә 150 граммнан артык слива ашарга киңәш итми.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-09-10/slivany-faydasyn-k-regez-2943646

Бәйле