Йөрәк, инсульт һәм яман шеш авыруларын булдырмас өчен нәрсә ашарга?

-- Лейла

Йөрәк, инсульт һәм яман шеш авыруларын кисәтим дисәң, иттән баш тартырга кирәк. Эдинбург галимнәре шулай дип ышандыра.

Алар туклану рационында яшелчә һәм җиләк-җимеш күләмен арттырырга, ә ит ашауны киметергә тәкъдим итә. «Болай эшләгәндә кешеләрне авыр чирләрдән саклап, коронавирусның авыр нәтиҗәләрен булдырмыйча калырга мөмкин», – ди алар. Болай эшләгәндә, 2060 елга кадәр ел саен 26 миллион кешене үлемнән саклап калып булыр иде дип исәпләп чыгарган алар.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле