Ләйсән Гыймаева: «Рак… Ә кеше күзенә ничек күренермен?»

-- Лейла

Җырчы Ләйсән Гыймаева 10 ай дәвамында яман шеш белән көрәшүен хәбәр иткән иде. Шушы көннәрдә җырчыга катлаулы операция ясадылар. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә язып чыкты.

— Яңа ел алдыннан больницага ятам дип олы кызларым – Таңсылу белән Зифага әйтү җиңел булмады. “Нәрсә булды? Кайсы җирең авырта? Нишләтәләр?” – шундыйрак сораулар бирделәр. Ләкин без өч хәрефле диагнозны әйтми торырга булдык. Зәйнәп гомумән белми.

Операция уңышлы үтте. Аннан соң гыйнвар уртасына кадәр нәтиҗәләр көттек. Ул вакытта “Мине нинди дәвалану көтә? Химия булса нишләрмен? Чәчләрем коелса, ничек кеше күзенә күренермен? Дәвалануның файдасы булырмы?”… шушындый рухтагы мең дә бер сорау белән йөрдем. Ничек кенә булмасын күңел түрендә барысы да яхшы булачагына, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасына бөтен жаным белән ышана идем.

Көтелгән көн килеп җитте.

Операция барышында алынган гистология анализларын карап, табиблар миңа гормонотерапия билгеләде. Бу дарулар белән авыруны җиңеп була, миңа химия дә, лучевая терапия дә ясарга кирәкми дигән сүз иде. Моны ишеткәч бу көнне дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр! Ләкин күкрәк рагы күпчелек очракта хатын-кыз органнарына күчәргә мөмкин икән. Шуңа мин ай саен уколлар ясатырга яки ул органнарны бөтенләй алдыртырга дигән сайлау алдында калдым…

Онкологиядә «второе мнение» дигән төшенчә бар. Бер табибның әйткән диагнозын башкага барып тикшертергә мөмкин. Шуңа күрә февраль аенда бөтен анализларны алып, Мәскәү янындагы Обнинск шәһәренә барып кайттык. Андагы табиблар да шул ук сүзләрне әйткәч, тынычланып кайтып киттек. Бүгенге көнгә кадәр уколлар һәм дарулар белән дәвалануны дәвам иттем.

3 көн әлек теге вакытта «лучше алып ташларга» дигән операция булды, алдылар… Анализлар көтәм.

Миңа язган җылы сүзләрегез, теләкләрегезгә мең рәхмәт. Шуны әйтәсем килә — мин боларны җәлләтер өчен язмыйм. Беләм, минем кебек хәлдә калучылар бар. Әлеге диагноз белән очрашучылар, аны җиңүчеләр, хәзерге вакытта көрәшүчеләр бар. Минем сезгә ярдәм итәсем, рухи яктан көч бирәсем килә. Яхшыга ышаныгыз! Яшим дип яшәгез!

Бүген. Үзеңне бүген яратырга, кадерләргә, сакларга кирәк. Кемдер начар диагноз ишетермен дип, хастаханәгә барырга куркып йөри… Сузмагыз! Елга бер булса да тикшеренеп торыгыз. Барысы да үзебезнең кулда! Сәламәт булыгыз!

Тагын бер кат барыгызга да рәхмәтләремне белдерәм! — дип яза Ләйсән Гыймаева.

Бәйле