Гөлназ Сәгыйрова: «Үләсе килгән мизгелләр дә булды…»

-- Лейла

Әлки районының Татар Борнае кызы Гөлназ Сәгыйрованың кулыннан килмәгән эше юк. Булдыра алмам, килеп чыкмас, дигән сүзләрне белми ул. Эшләсәм – җиңәрлек, тотынсам, башкарып чыгарлык булсын, дип яши. Җиңү дигәнне тикмәгә генә әйтми. Гөлназ физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр арасында узучы «Абилимпикс» бәйгесендә катнашып, 2018–2020 елларда зур уңышларга ирешкән иде.

Гөлназга тумыштан ДЦП диагнозы куелса да, көчле рухы аны җиңәргә ярдәм итә. Дөресрәге, чире чигенми, әмма Гөлназ бу хакта аз уйларга тырыша.

– Мин – гаиләдә икенче бала. Әти-әнием мине бик кадерләп үстерде. Аеруча әти белән икебезне бәйли торган күренмәс җепләр бар. Шул рәхәт хисләр, әти яратуы яшәтә инде мине. Башка әти булса, мин мондый булмас идем. Кыз балага әти җылысы бик кирәк, – ди Гөлназ. – Гап-гади авыл мәктәбендә укыдым. Аякларым авырткач, укуым күбрәк өйдә узды. Мәктәпне тәмамлагач, Димитровград шәһәрендә һөнәри белем алдым, аннары Казан технология һәм дизайн көллиятен тәмамладым.

Көллияткә килгәч, Гөлназ тегү белән кызыксына башлый. Киемнәр тегә. Бәйгедә катнашып карарга тәкъдим булгач, ике дә уйлап тормыйча ризалаша. 2018 елда тегүче һөнәре буенча «Абилимпикс»та катнашып, Татарстан буенча беренче урынны яулый. Укытучылары аңа «Визаж» буенча да үз осталыгын күрсәтергә киңәш итә. Кыз монысында да югалып калмый. Татарстанда алтын, Россия буенча бронза медаль яулый. Тагын бәйгегә чакыралар. Бу юлы «Флористика» буенча үз осталыгын күрсәтергә алына. Тренерларына максатын алдан ук куя: җиңәрлек итеп өйрәтегез! Көненә 17 сәгать шөгыльләнү бушка китми, Гөлназ монда да җиңә! Аны Россия җыелма командасына алалар. Флористика эше үзенә дә ошап китә. Яңадан укый, чәчәкләр турында күп өйрәнә. Хәзер чәчәк кибетендә эшли.

Ә кибеткә аны… чарасызлык китерә. Ул мошенниклар корбаны була. Үзен телефоннан алдауларын аңлаганда, Гөлназ исеменә 300 мең сум кредит рәсмиләштерелгән була инде.

– Ул чакларны искә төшерәсем дә килми. Үләсе килгән мизгелләр дә булды. Тик сабырлык җиңде, – ди Гөлназ. – Авыр хәлдә калгач, бер дустыма киңәшкә бардым. Ә ул, бу – сиңа зур сабак булсын, диде. Шул сүз «терелтте» мине. Үземне кулга алдым. Мәскәүгә ярышларга барасы идем, тиз генә җыенып, анда чыгып киттем. Кайткач, дус кызыма эш сорап яздым. Шулай салонга килдем. Бу вакыйга минем күзләремне ачты. Моңарчы кешеләр белән аралашырга яратмаган Гөлназ көненә 12 сәгать эшләргә өйрәнде. Ул кредитны 470 мең итеп түләдем инде.

Гөлназ дин юлына да баскан. Кечкенәдән, аяклары башкаларныкы кебек булмагач, ул әбисенә гел сорау бирә торган булган. Нинди гөнаһларым өчен, дип күп бәргәләнгән. Ә аннан… эпилепсия чире башланган. Терелгәч, яшәү рәвешен үзгәртә. Догалар өйрәнә, яулык яба.

–   Минем эчке дөньям белән тышкысы тәңгәл килә. Үз-үзем белән гармониядә яшим. Шулкадәр рәхәт. Күз атучылар, бүләкләр бирүче егетләр дә бар. Үземнең башкалардан бер дә ким күрмим. Шөкер итеп яшәрлек кенә, – ди ул. –  Мине хыял яшәтә. Алар бик күп. Үзең тырышып чынга ашыра торганнары да бар. Әйтик, киләчәктә чәчәкләр остаханәсе булдырасым килә. Анда башкаларны да флористика серләренә өйрәтер идем. Монысын булыр дип уйлыйм. Күңелдә йөрткән тагын бер хыял – хаҗга барасым килә. Быел туган көнем Корбан гаетенә туры килде. Шуны бәйрәм иткәндә туды бу теләк. Изге җирләрне күреп кайт идең!

Гөлназның бер генә сәгате дә буш түгел. Көллияттә эшли, аннан чыккач, чәчәкләр салонына бара. Төрле бәйгеләрдә бәя бирүче эксперт та булып йөри әле. Татар эстрада җырчылары концертларына барырга да вакыт таба. Кыскасы, күңелсезләнеп утырырга вакыты юк. Шуңа ул үзе кебекләргә көчле булырга, үзеңә килгән сынауларны җиңәргә өйрәнергә киңәш бирә:

– Мин элек гел үземнең халәтемнән читенсенә идем. Башкалар кебек биек үкчәле туфлиләр киясем дә килде. Әмма соңрак аңладым: Аллаһы Тәгалә мине сыный икән. Ә мин аны үтә белергә тиеш. Тормышыма зарланып булмый. Акрын гына булса да, үз аякларымда йөри алам. Күзләрем күрә, колакларым ишетә. Иң мөһиме – янәшәмдә мине якын итүче кешеләр күп. Алар көчле булырга ярдәм итә дә инде.

Гөлгенә Шиһапова, «Ватаным Татарстан»

Бәйле