Матур һәм тәмле кәбестә салаты ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 2 кило кәбестә, 400 грамм чөгендер, 300 грамм кишер, 10 теш сарымсак, 150 мл 9 процентлы  аш серкәсе, 150 грамм шикәр комы, 2 дәфнә яфрагы, 2 аш кашыгы тоз, һәр банкага 1әр аш кашыгы үсемлек мае, 2 чәй кашыгы түгәрәк борыч катнашмасы.

Кәбестәне юып, эрерәк итеп шакмаклап, кишер һәм чөгендерне  0,5 см калынлыкта боҗралап яисә салам рәвешенә китереп турыйбыз. Яшелчәләрне, катламлап, банкаларга тутырабыз. Яртылаш бүлеп, сарымсак тешләре  өстибез.

Маринад өчен:  кәстрүлгә 1 литр су, шикәр комы, борыч катнашмасы, дәфнә яфрагы салып, кайнатып чыгарабыз. Уттан алабыз һәм кайнар маринадка аш серкәсе өстәп, болгатабыз. Маринадны яшелчәле банкаларга агызабыз. Һәр банкага 1әр аш кашыгы үсемлек мае өстәп, тимер капкач белән борып ябабыз. 2–3 көн бүлмә температурасында тотабыз, шуннан соң салкынча урынга алып куябыз.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/93762/

Бәйле