Оливер Мукенди шатлыгы белән уртаклаша [видео]

-- Лейла

Татарча “Алмагачлары” җырын җырлап танылган Африка егете Оливер Мукенди икенче тапкыр әти булды. Шатлыклы хәбәр белән ул үзе уртаклаша. Тормыш иптәше Камилә иренә малай бүләк иткән.

Африканың Конго иленнән килгән Оливер узган 2019 елның июль аенда Камилә исемле татар кызына өйләнде. Бер елдан 10 мартта Оливерның кызы туды. Кызга Шансельви дип исем кушкан иделәр. Сабый сау-сәламәт үссен дигән теләктә калабыз.

Бәйле