Илназ Галәвиев эше буенча процесс ни өчен өзелгән?

-- Лейла

Янгын турында хәбәр килү сәбәпле, Татарстан Югары судында Казан гимназиясе хезмәткәрләрен һәм укучыларын үтерүдә гаепләнүче Илназ Галәвиев эше буенча процессны туктатырга туры килгән. Бу турыда Mash Iptash телеграм-каналы хәбәр итте.

Барлык кешеләр дә бинадан чыгарылган. Судья Галәвиев турында карарны укып бетерергә өлгермәгәннәр.

ТНВ

Бәйле