Россиянең Тула өлкәсендә Украинада һәлак булган солдатка мемориаль такта ачканнар. Чарада җирле хакимият башлыгы чыгыш ясаган. Ул җыелганнарга елмаеп, «сезгә дә моның аша үтәргә кирәк» дип теләгән.
– Сезнең кебек үк бер егет яшәгән. Арагызда кемдер аның кебек шундый ук парта артында утыра. Ул шушы урамнар буенча йөргән, елмайган, дуслашкан, яраткан. Сезгә дә ул үткәнне үтәргә кирәк, – ди елмаеп Узлов районы башлыгы Николай Терехов.
Бү сүзләрне сөйләгәндә түрә ни өчен елмая соң? Җыелганнарга карасаң, алар бу “шатлык”ның тамчысы да юк, искә алу чарасында елмаерга сәбәп тә юк кебек…