Һава торышы башта бозыла, аннан…

Узган ике тәүлектә Татарстанда явым-төшем булмады диярлек. Һава температурасы тәүлек дәвамында -4…-9 градус чикләрендә тирбәлде.

Республика Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, чәршәмбе – 23 ноябрьдә, көньяктан циклон үтеп керү сәбәпле, һава торышы бозыла. Көнбатыш районнарда – юеш кар, көньяк районнарда – карлы-бозлы яңгыр, урыны белән буран, бозлавык көтелә. Һава температурасы көндез -2…-7, төнлә -4…-9 градус. Юлларда кар көртләре, урыны белән көчле бозлавык. Пәнҗешәмбе – 24 ноябрьдә явым-төшемле һава саклана. Көндез -1…-6, төнлә -3…-8 градус салкын булачак.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга-шимбә – 25 һәм 26 ноябрьдә һава торышы яхшырачак. Аз гына кар, көндез термометрның терекөмеш баганасы -2…-7 градуска, төнлә -6…-11 градуска кадәр төшәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/97455/

Бәйле