Никах та укырлар иде…

Ришат Төхвәтуллинның концертында кызык хәл булган.

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның никахлары була язган, ди. Кызык видеоны концерт карарга килгән бер тамашачы төшергән.  

Бер өлкән яшьтәге апа Ришат белән Алиягә зур подноста роза чәчәкләре   алып килгән. «Үзем пешергән роза чәчәкләре бүләк итәм сезгә. Гадәттә, мин моны бары тик никах һәм туй мәҗлесләренә генә пешерәм», – ди ул.

«Укып та китмисезме соң беррәттән, апа?» – дип шаярта аны Ришат. Халык рәхәтләнеп көлешә.

 Апа Ришатның да, Алиянең дә иҗатын бик нык яратуын әйтеп, яшьләргә иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек теләгән.

Никах дигәннән, башлы-күзле булырга вакыттыр инде, дип язалар комментарийларда. Яшьләр ашыкмый шул бүген, яшьләр сайлана…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-12-08/nikah-ta-ukyrlar-ide-3062179

Бәйле