Россия президенты Владимир Путин транспорт инфраструктурасы объектларын видеоэлемтә аша ачканда Татарстан башкаласына 2023 елның декабрендә «Мәскәү-Казан» трассасы ачылышына килергә вәгъдә бирде.
Вице-премьер Марат Хуснуллин президентка эш графигына алдан ук Казанга килүне планлаштырып куярга тәкъдим ясады, Владимир Путин бу тәкъдимне кабул итте.
Исегезгә төшерәбез, 800 км озынлыктагы М12 Мәскәү — Түбән Новгород — Казан федераль автомобиль юлы «ирекле агым» (Free flow) Барьерсыз йөрү системасы булган беренче федераль трасса булачак.
–
–

