Балаларда дуңгыз гриппының төп билгеләре аталды

-- Лейла

Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Тамара Черемесина балаларда дуңгыз гриппының билгеләрен атаган. Бик озак дәвам итә һәм температураны төшерә торган гадәти даруларга бирешми торган озакка сузылган гипертермия балаларда гриппның төп билгесе санала, дип җиткерә «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, балаларда шулай ук баш һәм тамак авырту, томау, тән сызлау, туңып калтырау кебек симптомнар күзәтелә, аппетитлары югала.

Әмма бу симптомнар башка респиратор авырулар, шул исәптән коронавирус инфекциясе өчен дә хас, дип өстәде ул.

ТНВ

Бәйле