Путин Россиянең Украина конфликтында төп максатын атады

Россиянең Украинадагы төп максаты — рус халкын берләштерү. Россия үз гражданнары мәнфәгатьләрендә эш итә һәм геосәяси оппонентларга «аерырга һәм хакимлек итәргә» мөмкинлек бирмәячәк, дип ассызыклады Россия Президенты Владимир Путин.

Конфликтта «куркыныч чик» турындагы сорауга җавап биреп, ул вәзгыятьне шулкадәр куркыныч дип санамавын билгеләде.

«Минемчә, без дөрес юнәлештә эшлибез, без үзебезнең гражданнарыбыз, кешеләребез мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Гражданнарыбызны яклаудан башка сайлау бездә юк. Ләкин без бу процессның барлык катнашучылары белән ниндидер чишелешләр кабул итәрлек дип килешергә әзер, тик бу аларның эше — без сөйләшүләрдән баш тартмыйбыз бит», — дип сөйләде ул журналистка биргән интервьюсында Павел Зарубинга.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/100781/

Бәйле