Танылган алып баручы, якташыбыз Зәмирә Рәҗәповага югалырга да киңәш итәләр ди.
«Сезне тыңласам, мин:
– иремне карт бабайга алмаштырырга тиеш;
– миллион керем ала торган бизнесымны «приличный» эшкә алмаштырырга тиеш;
– улымны хоккейдан алып шахматка бирергә (бу очракта мин килешәм, ләкин миннән тормый);
– 3 катлы йортымны җимереп, бер катын гына калдырырга, чөнки картайгач уңайлы була;
– «Мерс» машинасын Россиянекенә алмаштырырга, әлегә соң түгел, имеш. Аннары запас частьлар булмаячак;
– Тагын 50 кг ябыгырга, аннары юкка чыгарга. Гомумән, бөтенләй күздән югалырга тиеш;
Яратам сезне, сез минем кәефемне күтәрәсез», – дип язган Зәмирә социаль челтәрдә.
Кыек атып, туры тидергән. Тагын, ике куянның койрыгын берьюлы тоткан зирәк ханым.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-12-25/z-mir-g-iren-almashtyryrgamy-3085689