Казанда югалган 13 яшьлек кыз исән килеш табылган

-- Лейла

Татарстан башкаласында бер тәүлек элек югалган Хәдичә исемле 13 яшьлек кызны тапканнар. Яхшы хәбәр «Лиза-Алерт» эзләү отрядының Вконтакте төркемендә басылып чыкты.

Ул Дербышкида музыка мәктәбеннән соң кибеткә суга киткән һәм өенә кайтмаган иде.

Әгәр дә сезгә ярдәм кирәк булса яки сез югалган кеше турында берәр-нинди мәгълүмат белсәгез 8 800 700 54 52 («Лиза Алерт» эзләү отряды) яки 112 телефоннары буенча шалтыратыгыз.

ТНВ

Бәйле