«Украинада БТР куып киткән татар егете Фәнис Хөсәенов һәлак» – Булкайпан авылы башлыгы

-- Лейла

Украинада БТР куып алып киткән татар егете Фәнис Хөсәенов һәлак булган. Бу авыр хәбәрнең дөреслеген «Интертат» хәбәрчесенә Фәнис Хөсәенов үскән Тәтешле районы Яңа Кайпан авылы да кергән Булкайпан авыл җирлеге башлыгы Флюр Зиннәтуллин раслады.

«Фәнис белән бергә яу кырына киткән егетләр белән элемтәгә кердек. Документаль раслау кәгазе булмаса да, алар бу хәбәрнең дөрес икәнлеген әйтте.

Җәсәден кайчан алып кайтып җиткерәчәкләре билгесез. Гадәттә, һәлак булган егетләрне Ростовтан Уфага кайтаралар. Бу юлы да шулай булырмы», – диде ул.

Флюс Зиннәтуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта Яңа Кайпан авылында юлларны, Фәнис үскән өйнең ишегалларын чистартып, батырны җирләргә әзерләнәләр…

Фәниснең әнисе Фәридә ханым Хөсәеновага шалтыраттык. Ул исә: «Табуты кайтмыйча, улымның үлгәнлегенә ышанмыйм», – дип кенә әйтә алды.

Батырның үлеме турындагы сүзләр декабрь ахырында бер тапкыр таралган иде инде. Рәсми раслау булмаганга, әлеге хәбәрне кире кагып килделәр. Социаль челтәрләрдәге халык та моның чын булуына ышанырга теләмәде, Фәниснең исән-сау кайтып керәчәгенә өмет белдереп язды.

Фәниснең «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсе хәтер тактасына әверелеп килә… Дуслары гына түгел, бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә кереп, батырның әнисенә һәм туганнарына кайгы уртаклашу сүзләре яза, Фәниснең фотоларыннан ясалган видеороликлар куя.

https://intertat.tatar/

Бәйле