Атмосфера басымы үзгәрү сәбәпле, татарстанлылар төрле сызлаулар, баш авыртулары кичерергә мөмкин

-- Лейла

Атмосфера басымының кискен үзгәрүе турында КФУ доценты Тимур Әүхәдиев кисәтте. Галим сүзләренчә, үзгәрешләр терекөмеш баганасының 15 миллиметрына кадәр җитәчәк.

Моның аркасында баш авырту һәм сызлаулар килеп чыга, дип җиткерә Тимур Әүхәдиев сүзләрен Inkazan басмасы. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Татарстанда көчле салкыннар тора. Мондый суыклар инде 36 ел булмаган.

ТНВ

Бәйле