Өй җыештыру тәртибен беләсезме?

Бәйрәм ялларыннан соң өйне, бигрәк тә аш бүлмәсен рәткә китерер вакыт. Шуңа бергәләп эшләсәң күңеллерәк булыр дип, сезгә дә өй эше бирергә булдык.

Дүшәмбе

* Эшне  плитәләрне юудан башлыйбыз. Тотынганчы, аның рәшәткәләрен җебетергә салып куябыз.

* Плитә янындагы «алъяпкыч» турында да онытмыйбыз, яхшылап чистартабыз.

* Аның янындагы өстәл өслеген дә ялт иттереп куябыз.

Сишәмбе

*Кашык-чәнечкеләрне рәткә китерәбез. Сөртеп тутырабыз.

*Аш бүлмәсе гарнитурының аскы һәм өске фасадларын сөртәбез. Бигрәк тә аның тоткычларына игътибар итегез.

Чәршәмбе

* Мичне, аның рәшәткәләрен, табаларны юабыз.

Пәнҗешәмбе

* Вак көнкүреш техникасын – микродулкынлы мич, мультиварка, тостер, чәйнек, блендерларны чистартабыз.

Җомга

* Бу көнне суыткычтагы кирәкмәгән әйберләрне ташлап, содалы су белән сөртеп алабыз.

* Ит һәм җиләкләр куелган өлешенә дә ревизия ясыйбыз.

* Өйдә булган продуктлар исемлеген язып, ике атналык меню төзибез.

Ә ялларда чиста аш бүлмәбездә рәхәтләнеп тәмле ризыклар пешерәбез.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102073/

Бәйле