Россияле укучы кызны кыйнаган һәм аның…

Новосибирскида хаски хуҗасы укучыны кисәтү ясаганы өчен эт тезгене белән кыйнаган һәм аның борынын сындырган.

Зыян күрүченең апасы сөйләгәнчә, 16 яшьлек кыз үзенең эте белән йөрергә чыккан. Һәм аның этенә зур хаски һөҗүм иткән. Хаски борынгыча һәм тезгеннән башка булган, ул кызның этен җиргә егып, тешләгән.

Туганнары сүзләренчә, укучы кыз эте бик нык зыян күрмәгән. 16 яшьлек кыз хаски хуҗасына зур этләрне тезгендә йөртергә кирәк дип әйтергә булган, моңа җавап итеп ир-ат аны кимсетә башлаган.

Шуннан соң укучы кыз подъездга таба китә, ләкин ир-ат аны куып җитә, стенага кыса һәм, мыскыллауларын туктатмыйча, йодрыгы белән битенә суга. Һөҗүм вакытында янәшәдә өлкән яшьтәге хатын-кызлардан башка беркем дә булмый, ләкин алар да булганны күреп, торып китәләр.

Мөгаен, борыны сыну сәбәпле, кызга операция кирәк булыр. Зыян күрүченең гаиләсе ир-атка карата полициягә гариза язган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102125/

Бәйле