Алсу һәм Азат Фазлыевлар концерты: сагыну, ярату, гаилә, балалар һәм тыйнак тамашачы

Соңгы арада татар эстрадасы җырчыларын күзәтергә яратам. Дөресрәге, елга бер булса да, концертларын карап кайтырга тырышам. Күпләр белә, Алсу һәм Азат Фазлыевлар миңа чит кеше түгел. Безне авыр хәлдә калган кешеләргә, каты авыру белән авыручыларга ярдәм итү чаралары дуслаштырды. Фазлыевларның башкалардан аерылып торган яхшы яклары бар – алар һәр сезонның беренче концертын “ВТ” да язмышлары бәян ителгән, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү максатыннан үткәрә. Узган ел беренче концертларын Балтач районындагы Яңа Салавыч авылында яшәүче авариягә эләгеп, сәламәтлеген югалткан Илназ Мәхмүтовка багышлаган иделәр.

Мин ул чакта Алсу һәм Азат Фазлыевларга соклануымны җиткергән идем инде. Сәхнәдә менеп җырлаучы күп ул, ә менә кеше хәленә керүче аз. Фазлыевлар хәйрия, ярдәм итүне үз башларыннан уздырган кешеләр.

Казандагы кичәге концертны мин гади тамашачы буларак кына карамадым. Үз кешеләрем итеп, якын итеп күзәттем мин аларны. Фазлыевларның концертлары бик матур узды. Тамашачы да сагынган үзләрен. Башта ковид комачау итте, ә аннары алар “артып” китте. Азатның һәр концерт саен теләп йөргән теләге чынга ашты. Кичә сәхнәдә шул “теләк”тә бар иде. Кечкенә Зифа әти-әнисе, абыйсы белән сәхнәгә чыкты. Сер биреп, елап тора торган кыз түгел икән үзе. Кулында сөт шешәсе, үзе биегән кыяфәт тә ясый. Ә ике ягында абыйлары. Аяз биесә, Ильяс әтисе белән җырлады. Менә ул бәхетнең зурысы һәм тулысы. Мондый җирдә җырламас җиреннән җырларсың. Азат кебек. Улларым бар дип сөенеп, кызым диеп шатланып. Кемдә юк ул бала диярсез! Әмма артистларныкын тикшерергә ярату, күрергә теләү теләге барыгызда да бар бит инде, име? Кичә дә Зифаны фотога, видеога төшерүчеләр дә күп иде. Яндагы апа бөтенесенә бәя биреп чыкты. Алсуына озын күлмәк килешә, Азаты бигрәк баскан җирдә тик тормый, Аязы нәкъ баянчылары, Ильясы нәкъ гитаристлары, Зифа копия Азат, ди. Шул арада телефоннан видеоэлемтә аша бер туганына концертта күрсәтеп алды. Ну, бу апа бигрәк тик утыра белмәде. УНИКС залында урындыклар бик якын урнашкан. Сиңа килгән смсынны күршең укый ала. Бу апа утырып ардымы, белмим. Ниләр генә кыланмады үзе… Су да эчеп карый, ашады да, ахыр чиктә битләрен сөртеп алган юеш салфетканы бармагына чорнап азапланды. Көчкә тынычланды. Ничек кенә тырышсаң, да күз төшә бит, заразы.

Сүз башым, концерт иде бит әле. Фазлыевлар бик яхшы әзерләнгән. Сәхнәдәге утлар, тавыш аппаратурасы да өр-яңа, ахры. Команданы да туплый алганнар. Сүз уңаеннан, мондый баскан җирдән ут чыгаручы төркем Илсөя дә, Рифат Зарипов та бар. Алсу һәм Азатларныкылар да кимен куймый. Аларның әле алып баручылары да бар. Илназ Миңнеханов та тамашачы күңеленә хуш килде. Кайбер кызыклары кабатланса да, аны беренче генә ишетүче тамашачы кычкырып ук көлде. Сүз дә юк, Илназ алып баручы буларак үсеп килә. Халык күңеленә юлны белә ул. Шигырь сөйләүләре дә матур.

Концертта Азат күбрәк җырлады. Тере тавыш икәнлеге күренеп тора. Тирләп-пешеп, вакыт-вакыт битен сөртеп, су да эчеп җырлый ул. Кыскасы, чын гаилә башлыгы. Тормышта нинди, сәхнәдә шундый. Җырлары да гаилә, балалар, бер-береңне ярату, рәхмәтле, бәхетле булу. Азат тормышның кадерен, яшәүнең мәгьнәсен күптән белгән кеше инде ул. Әнисенең аяусыз чир белән көрәшү, инде узган ел кинәт кенә әтисе Рафаил абыйны югалтуы. Белмим, Азат әти-әнисе хакында сөйләгәндә сәхнәдә ничек түзеп торадыр ул? Әле бит әнисен сагынып җырлый да. Ул яшерми, әнисенең тәмле итеп пешергән ризык исләренә кадәр сагынам, ди. Туган йортының ишеге бикләнгә дә борчыла. “Икебезгә бер әни калды”, – ди Алсуы да. Фәүзия апаның балаларына ярдәм итүен күпләр беләдер. Азатның да әнисе урынына калган апасы Роза бар. Шундый тату алар. Җырчының иҗаты сүнмәсен өчен якыннарның ярдәме дә бик кирәк. Бу яктан Фазлыевлар бик бәхетле. Алсуның энесе, сеңлесе дә, Азатның абыйсы, апасы да мәш килеп ярдәм итеп йөри. Бу әле кичә күргәннәрем генә.

Фазлыевлар концертында тамашачыларның күбесе парлап килгән иде. Әллә шуңамы бу юлы артык тәртиплеләр җыелган. Башкаларныкында кебек торып йөрүләр, сикереп чыгып биючеләр дә юк. Кызмача кешеләр дә күренмәде. Биемәүчеләрне Фазлыевлар үзләре сәхнәдән төшеп биетте. Рәхәтләнде халык. Кайтасын да онытып бәйрәм итте. Сәхнәдән гел җылылык тойдым мин – җырчылар тамашачыларына бик рәхмәтле иде. Азат әллә ничә кат шул хакта җиткерде. Кыскасы, рәхәт ял булды.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102135/

Бәйле