Яңа ел алдыннан гына авырып китү бер дә җүнле нәрсә түгел инде ул. Бар халык яңа ел каршыларга әзерләнә, ә мин, киләчәккә өмет күзе белән карап, сырхауханәдә ятарга мәҗбүр.
Дөрес, сырхауханәгә эләгүне бәхет дип кабул итәргә дә кирәктер. Чөнки миңа «двухсторонняя пневмония» дигән диагноз куйган табиб «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртырга киңәш итте, чөнки бүген төрле зәхмәтләр котырып, сырхауханәләр авырулар белән шыплап тулган һәм анда эләгү, гомумән, мөмкин эш түгел, ди. Ә «ашыгыч ярдәм» машинасы китергән авыруны кире борып җибәрә алмыйлар икән, табиб әйтмешли, «не имеют право». Менә шул, «тулы хокуклы» авыру булып Риман абыегыз бүлнис бусагасын атлап керде. Әмма беренче ике көндә аның «хокук»ы коридорга куелган ятак белән чикләнде. Дөресен әйткәндә, бер генә дә борчылмадым, ни дисәң дә, язмышым ышанычлы кулларда бит. Аннан соң минем кебек аралашырга яраткан кеше өчен, коридор – бик кулай урын. Синең яныңнан, карык-корык йөткереп, көненә ничә кеше үтеп китә, бер-береңә сәлам биргән, хәл сорашкан буласың. Шулай итеп кайгы-шатлыклар уртакка әйләнә.
Ике көн узгач, мине палатага күчерделәр. Шулай итеп, «тулы хокуклы» авыруга әйләндем. Әмма ике урынлы палатада берүземә күңелсез иде. Укол кадарга кергән шәфкать туташларына: «Үземне генә калдырмагыз, ялгызлыктан куркам», – дип сүз каткан булам. Берсе тынычландырды: «Борчылма, бабай, синең янга тагын бер бабай кертәбез», – диде.
Биш минут вакыт узды микән, палатага бер бабай утырган коляска керттеләр. «Бабай» дигәнем минем корма кеше булып чыкты, ягъни җитмеш биш яшьләрдә. Кул биреп күрештек, Тәлгать исемле икән. Кызы озата килгән. Кечкенә генә, әмма бик җыйнак, матур гәүдәле, кара чәчле, зәңгәр күзле. Исеме – Ләйлә. Бүлмәдәшләремнең исемнәрен үзгәртмәдем. «ВТ»ны укучылар язганнарымны гыйбрәт итеп башкаларга сөйләрләр дип уйладым. Без ата-ана, бала арасындагы мөнәсәбәтләр турында күп сөйлибез, күп язабыз. Әмма шәхсән үземнең әтисен Ләйлә кебек караучыларны очратканым булмады. Һәрхәлдә хәтерләмим.
Тәлгать бик авырлык белән генә йөри, көнгә әллә ничә мәртәбә температурасы күтәрелә, кан басымы уйный. Шикәр авыруы булганлыктан, бик еш «тышка чыгасы» килә Тәлгатьнең. Кайчак аның бәдрәфкә барып җитә алмаячагын сизә Ләйлә һәм үзе алып килгән савытны куя. Тәлгать ояла, уңайсызлана, ә кызы: «Әти, монда чит кеше юк бит», – дип, аны тынычландырырга тырыша.
Мин сак кына Ләйләдән үзенең гаилә хәлен сорашам. Ире белән аерылышырга туры килгән икән аңа. Сәбәбен төпченеп тормадым. Әмма чамалыйм. Еллар буе авыру әтисен караган хатын белән бөтен ирнең дә яшисе килмәс. Ләйлә әтисе белән нинди сырхауханәләрдә булганын тезеп санап киткән иде. Сыкранып әйтмәде ул, әйтерсең лә, әтисе белән шифаханәләрдә ял иткәннәр. Курчак кебек кенә гәүдәле бу кызга каян килгән мондый көч, рух ныклыгы. Әтисе кайвакыт: «Терелеп булмас, ахры, инде, кызым», – дип ыңгырашып куя. Ә Ләйлә: «Юкны сөйләмә әле, әти», – ди.
Тәлгатьне дә аңлыйм. Бер көнне футболкасын күтәреп күкрәгеннән кендеккә хәтле сузылган җөйне күрсәтте. Йөрәгенең ике клапанын алмаштырганнар, бөерен алганнар икән. Ә Ләйләсе: «Борчылма, әти, яшибез әле», – дип, аның күңелен күтәрергә тырыша.
– Белмим инде, кызым, белмим…
– Ә мин беләм, әти.
Ата белән кызның сөйләшкәннәрен тыңлаган саен, Ләйләгә мәхәббәтем арта бара. Әтисе хакына, үзе әйтмешли, «вакытлыча» эшен дә ташлаган икән ул. Кыскасы, шәхси тормышыннан ваз кичкән.
Без алар белән биш көн яшәдек. Мин Ләйләнең ятып бер йоклаганын да хәтерләмим. Аңа коридордан кушетка да кертеп куйган идек. Төнлә шунда ята гына, йә Тәлгать, йә мин йөткереп куябыз да, Ләйлә, сикереп торып, әтисе янына килә. Башын тотып карый, юешләнгән киемнәрен алыштыра. Аннан соң песи кебек бөгәрләнеп, әтисенең аяк очына ята. Монысы үзе ялгыш йоклап китмәсен өчендер дип уйлыйм инде. Чөнки кайчак Тәлгать урыныннан үзе торырга азаплана, бер-ике мәртәбә егылып төшә язганы бар. Сырхауханә ял йорты түгел шул. Авыруларның көне-төне ыңгырашуларын, саташып кычкыруларын тыңлап яту таза кешене дә авыруга сабыштырырга мөмкин. Ә курчак гәүдәле Ләйлә үзенең бөтен гамәлләре, сүзләре белән минем бөтен күңелсез уйларымны таратты. Классикларчарак әйтсәк, ул «караңгылык патшалыгында яктылык нуры» кебек иде. Бәлки, «үпкә ялкынсынуы» дигән зәхмәттән шулай тиз котыла алуым белән мин Ләйләгә бурычлыдыр да әле, дип уйлап куйдым.
Сеңлем, очраклы рәвештә тагын бер очрашырга насыйп булса, мин сине кочаклап бер үбәрмен әле, үз баламны үпкән кебек, дип әйтүем.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102154/