Россия армиясендә нинди үзгәрешләр булачак беләсезме?

Россия Корллы Көчләрендә киң колачлы үзгәрешләр булачак. Аерым алганда, 2023-2026 елларда аларның саны 1,5 миллион кешегә җитәчәк. 

Россия Кораллы Көчләре сафын ишәйтү мәсьәләсе буенча оборона министры Сергей Шойгу үткәргән киңәшмә йомаклары буенча шундый белдерү ясалган.

“2023-2026 елларда Кораллы Көчләр составын киң колачлы үзгәртү, аларның санын арттыру, Россия Федерациясе хәрби-административ бүлешенен үзгәртү оборона министрының барлык урынбасарларыннан, башкомандующийлардан, командующийлардан (хәрби округлар гаскәрләре, Төньяк флот гаскәрләре һәм Кораллы Көчләрнең төрле гаскәрләре) тиешле карарлар кабул итүне таләп итә”, – диелгән хәбәрдә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102299/

Бәйле