Лилия Хәйруллина: «Озак итеп ачу саклап йөрмим»

-- Лейла

Җырчы Лилия Хәйруллина социаль челтәрләрдә үз язылучыларының сорауларына җавап биргән.

«Кемгә бик каты үпкәләгәнегез булды? Бәлки берәр кешедән күңелегез кайткандыр?»

«Кайчандыр йөргән егетемә үпкәләгән идем. Иң кызыгы шунда: ул егетнең барлык дуслары минем яклы иделәр, аның белән аралашмас булдылар. Берничә тапкыр дус кызларым мине «саттылар». Әмма шуларга карамастан мин үпкә саклап йөрмим, кешене тотып тормыйм! Һәрвакыт барча кешегә дә яхшылыклар гына телим һәм алга атлыйм, — дип яза Лилия.

Бәйле