320 килограмм авырлыктагы ир-атны хастаханәгә алып бару өчен 20 кеше кирәк булган

Түбән Новгород өлкәсендә 320 килограмм авырлыктагы сырхауны хастаханәгә “Ашыгыч ярдәм” машинасында китерү өчен 20 кешенең тырышлыгы кирәк булган.

“Большемурашкинск районыннан 320 килограмм авырлыктагы 51 яшьлек сырхауны хастаханәгә алып килергә туры килде. Безнең өлкә өчен авырлык буенча үзенә бер тарихи рекорд булды бу. Узган елда 255 килограмм авырлыктагы сырхау шулай хастаханәгә китерелгән иде”, – дип язган ул.

Сырхауны 23 нче йогышлы авырулар хастаханәсенә алып килү өчен берничә ведомстводан: “Ашыгыч ярдәм”, һәлакәтләр медицинасы үзәге һәм МЧСтан 20 хезмәткәрне җәлеп итәргә туры килгән.
Шулай ук машинаның ныклыгын тиз генә көчәйтергә туры килгән.

Төбәк министры бу эшне “гаять катлаулы галәм операциясе” белән чагыштырган. Барыннан да элек сырхауны клиника ишегеннән алып керү кыен булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102662/

Бәйле