Яшисе килә! Биектауда гомер итүче 38 яшьлек Сиринә Мостафина әнә шулай ди. Тормышның якасына ябышкан ул. Язмыш төрлечә сынаса да, бирешмәгән үзе. 27 яшендә инсульт кичергән Сиринә бүген инде һәр адымына, сөйләшә, хәтта ризык йота алуына да сөенә. Сөенмәслек тә түгел шул. Ә бит ул чакта аның исән каласына беркем дә диярлек ышанмый. Әлеге сынау аны кемнең кем икәнен аңларга, яхшыны начардан аерырга өйрәтә.
– Әти-әнием хәзер Түбән Камада яшиләр. Әмма мин Казанда туганмын, – дип, үзе белән таныштыра Сиринә. – Мәктәпне бетергәч тә, финанс институтына укырга кердем. Шунда булачак ирем белән таныштым. Бишенче курста укыганда ук кияүгә чыккан идем. Ирем белән матур гына яшәдек. Тик язмыштан узып буламы соң? Бер дә уйламаганда, миңа инсульт булды. Ул вакытта салым инспекциясендә эшли идем. Комага киткәнмен. Табиблар бернинди өмет бирмәгән. Үзем сулый алмагач, мине аппаратка тоташтырганнар. Ашау-эчүем дә көпшә аша булган. Хәер, боларның берсен дә хәтерләмим. Табиблар һәм якыннарым сөйләгәннәрдән генә беләм.
Сиринә белән гаиләсе турында сөйләшәбез. Ачылып китми, күренеп тора: бу хакта сөйләшәсе килми. Яңа гына гаилә корган, яратып яшәгән мәлдә, кинәт кенә тормышы 180 градуска үзгәргән аның. Йөгереп йөргән, чая, чибәр хатын-кыз бер мизгелдә урын өстенә ятсын әле! Бик авыр була Сиринәгә. Ике елдан ирсез дә кала. Монысын да күтәрә. «Сәламәт иргә авыру хатын нигә кирәк?» – ди үзе. Бирешмәскә тырыша, көчле булырга өйрәнә. Тернәкләндерү үзәкләренә йөри. Әкренләп яңадан кашык тотарга, ашарга-эчәргә, үз-үзен йөртергә өйрәнә. Дөрес, әлегә аяклары бик тыңлап бетерми. Әмма ул өметен өзми.
Берничә ел элек Биектауга күченгән Сиринә. Яшәргә өйрәнергә социаль хезмәткәр ярдәм итә.
– Надия минем иң якын кешемә әйләнде. Андыйлар башка юктыр ул. Иң авыр чакларымда да ул ярдәм итә. Без аның белән туганнардан да якынрак. Нинди генә хәл булмасын, иң беренче итеп, Надиягә шалтыратам. Аның килүен түземсезлек белән көтеп торам, – ди Сиринә.
Надия үзе дә Сиринәгә ярдәм итә алганына сөенә. Аңа карап, ул да тормышның ямен аңларга өйрәнә.
– Сиринә сеңлем кебек миңа. Аның белән шундый рәхәт. Без аның белән мәш киләбез. Икәү бергә бассейнга йөрибез, физик күнегүләр ясыйбыз. Мин аның үз аягында ныклап йөри аласына чын күңелемнән ышанам, – ди Надия.
Сиринә, тернәкләндерү үзәгенә баргач, рәсем ясарга өйрәнеп кайта. Надиягә бер әйтүе җитә, ул шундук бар кирәк-яракларны алып кайтып бирә. Ә Сиринә шулкадәр матур итеп рәсемнәр ясарга өйрәнә, бу сәләтенә үзе дә шакката хәзер. Көнозын пумала тотып утыру бушка китми. Шушы шөгыленнән соң ул бәрәңге әрчи, савыт-сабалар юа башлый.
– Күңелемә тынычлык табу өчен дингә килдем. Язмышыма инде күптән үпкәләмим. Хәзерге тормышымнан рәхәтлек табарга өйрәндем. Ничек кенә тырышсам да, элеккеге Сиринә була алмам инде. Әмма үземне бәхетсез дип санамыйм. Якын дусларым бар. Аларның җылы карашыннан да хәлем рәтләнә кайчак. Элеккеге ирем дә хәлемне белеп тора. Кайчак йомышым булса, аңа әйтәм. Хатыны белән ике бала үстерәләр. Бәхетле яшәсеннәр, – ди Сиринә. – Россия ислам университетына укырга кердем. Урын өстендә генә ятсаң да, бернишләп булмый. Мине аякка бастырган өчен Аллаһы Тәгалә чиксез рәхмәтлемен. Шушы яшемдә язмыш ничек кенә сынамады. Әмма яшәү теләге барыбер җиңеп чыга икән. Тырышырга кирәк. Үҗәт булсаң, авырлыкларны җиңә белсәң, бар да яхшы булачак. Янәшәдә чын дусларың булу кирәк. Алар барда авырып ятып булмый!
чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102712/