Индира Нәбиева: «Күршебез безгә полиция чакыртты!»

-- Лейла

Башкортстан блогеры Индира Нәбиева белән күңелсез хәл булган. Күршеләре нәрсәгәдер үч итеп, машинасына йомырка аткан. Моннан тыш полиция дә чакырткан.

— Балалар бакчасындагы кебек. Безне куркытмакчы буламы… Күршебез төнге 1нче яртыда полиция чакырткан. Имештер без тавышланабыз. Ә мин балаларны йоклата идем! Сабыйлар бик курыктылар. Рөстәм өйдә юк бит, күрше шуңа минем белән булыша… — дип яза блогер.

Бәйле