Путинның өлешчә мобилизация турында указы һаман гамәлдәме?

Кремль вәкиле мобилизацияләнүчеләрнең тиешле санда туплануын искәрткән.

Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков Россия Президенты Владимир Путинның өлешчә мобилизация турында указының гамәлдә булуының дәвам итүен билгеләп үткән. Аның әйтүенчә, документ билгеле бер санда кешеләрне хәрби хезмәткә җыюны гына күздә тотмый.

Кремль вәкиле искәртеп үткәнчә, мобилизацияләнүчеләр тиешле санда тупланган инде. Өлешчә мобилизация кораллы көчләрнең бурычларын үтәү өчен кирәкле башка чараларны да үз эченә ала. Хәрби хезмәткәрләрнең төп бурычларына бәйле чаралар бу.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102845/

Бәйле