«Ике тапкыр инсульт кичердем, шикәр чиреннән интегәм. Өлкәннәр көнендә…»

Әнвәр Фәсәхов, Спас районы Иске Рәҗәп авылыннан редакцияга менә шундый хат язып җибәрде.

«Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Сүземне каян башларга да белмим. Мондый хатларны язганым юк иде. Үземнең хәлемнән килгәндә бар эшне башкардым. Хәзер инде кешегә кушып эшләтергә генә калды. Ике тапкыр инсульт кичердем, шикәр чиреннән интегәм, кан басымым да югары. Саный китсәң, авырткан урыннар бик күп. Язын аякларым шешеп, подагра авыруы башлана. Йортымда яшәү өчен уңайлыклар да юк. Газ да тоташтырылмаган. Узган ел Өлкәннәр көнендә дә, инвалидлар декадасында да күңел хакы өчен булса да, хәлемне белүче булмады. Башка авылларда җирлек башлыклары бүләген дә китерә, хәл дә белә.

 Безнең авылда җирле радио эшли. Ул да тоташмаган хәтта. Авыл советы җитәкчесенә бу хакта өч ел әйтәм инде. Әмма файдасы юк. «Үзең тоташтыр» дигән җавап ишетәм. Көч-хәл белән йөрмәсәм, мин моны эшләр дә идем. Әле җитмәсә, күземә дә операция ясаттым. Хәзер бөтенләй авыр күтәрмәскә, җилгә, салкынга чыкмаска куштылар. Хөрмәтле журналистлар, минем тормышымны уңай якка үзгәртергә булышсагыз иде,»- яза ул.

Әлеге хәлне ачыклар өчен, авыл җирлеге башлыгы Мансур Ногаев белән элемтәгә кердек. Аның сүзләренчә, Әнвәр абый газ артыннан үзе йөрмәгән. Капка төбенә китерелсә дә, аны өйгә тоташтыру хуҗа өстендә, ди ул.

– Авылдашыбыз моңа кадәр читтә яшәде. Безгә кайтканына озак вакыт узмады. Ул өен электр белән җылыта. Радиога килгәндә, аны башта үзе керттермәде. Хәзер аны куеп кына бирер идек тә, махсус белгечебез юк. Безнең авылда үз радиобыз бар. Нинди генә хәл булмасын, шуның аша элемтәгә чыгабыз. «Ватсап»та үз төркемебез бар. Әмма радио тизрәк эшли. Авылдагы эшләрне үзара салым акчасына хәл итәбез. Аның бәясе нинди эш башкарасына карап куела. Кайчак 500 сум, кайбер елны 1 мең сум да була. Әмма бу авылдашыбыз  акча  бирми. Әнвәр абыйның ике кызы, улы бар. Алар кайтып йөриләр. Ялгыз түгел ул. Авыруларын да беләбез, әмма без аңа берничек тә ярдәм итә алмыйбыз.

 Флера Хәйретдинова, Иске Рәҗәп авылының ветераннар советы рәисе:

– Безнең авылда 258 пенсионер бар. Колхозда эшләмәгән, картайгач безгә кайтучылар да бар. Шуларны исәпкә алып, Өлкәннәр көненә бүләккә 270ләп пакет әзерләнә. Инвалидлар көнендә бүләк балачактан авыручылар һәм күзләре начар күрүчеләргә генә бирелә. Гомуми авырулары булган кешеләргә пакет бирелми. Андыйлар бездә бик күп. Әнвәр Фәсәховка дигән бүләк бар ул. Аны килеп алучы булмаган, авыл советы хезмәткәрләре таратып йөргәндә, өендә туры килмәгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/103176/

Бәйле