- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Катлаулы сөйләшү процессыннан соң Украина әсирлегеннән 63 Россия хәрби хезмәткәре өйләренә кайтты, дип хәбәр иттеләр Оборона министрлыгында.
«Азат ителгән Россия хәрби хезмәткәрләре төркеме составына Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенең арадашчы көче ярдәмендә алмашу мөмкин булган «сизгер категорияле» затлар кертелгән», — дип өстәделәр ведомствода.
Барлык хәрбиләр дә инде Россия территориясендә. Хәрби хезмәткәрләргә кирәкле психологик һәм медицина ярдәме күрсәтелә, шулай ук туганнар белән элемтәгә керү мөмкинлеге бирелде.
Бу инде 2023 елда әсирләр белән икенче алмашу. Сигезенче гыйнварда Киев контроле астындагы территорияләрдән 50 солдатны кайтардылар.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/104110/