Путин Зеленскийны үтермәскә вәгъдә иткән

Израильнең элеккеге премьеры Нафтали Беннет раславынча, Путин махсус операция башында аны Владимир Зеленскийны юк итү планнары булмауда ышандырган.

YouTube-каналында бастырылган интервьюда Беннет белдергәнчә, операция башланганнан соң Украина президенты аны Россия лидеры белән элемтәгә керүен сораган. Шуннан соң Израиль премьеры, аның сүзләренчә, яклар арасында арадашчы ролен үз өстенә алган.

«Мин аңа әйттем: «Минем ачыклыйсым килә: сез миңа, Зеленскийны үтермәячәксез, дип сүз бирәсезме?» Ул: «Мин Зеленскийны үтермим» диде, — дип белдерде Израильнең элеккеге премьеры.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/104167/

Бәйле