Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны башлануы турында бернинди хәбәр һәм мәгълүматлар да юк, дип белдерде.
Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары һәм телеграм-каналлар, имештер, мобилизациянең икенче дулкынын игълан итәргә җыенулары турында хәбәрләр тарата. Песков моны кире кагыгып, өлешчә мобилизациягә бәйле вазгыять буенча башка мәгълүматлар юк, дигән ул.
Искәртеп узабыз, Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр Россия Президенты Владимир Путин указы белән үткәрелде.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/104850/