Уфада яшәүче бер ир-ат, дусты белән бәхәсләшеп, кадаклар йоткан, ә аннары хастаханәгә эләккән.
Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, ул ашыгыч ярдәм чакырта һәм эче авыртуына, авызы кибүгә һәм күңеле болгануга зарлана. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар.
Ир-егетне тикшергәннәр. Табиблар карын куышлыгы органнарын рентген аша караганда, бер-берсенә ябышкан чит предметлар күрә. Компьютер томографиясе кадакларның эчәклекләргә зыян китерүен күрсәткән. Нәтиҗәдә, эчке органнарда эренле ялкынсыну башланган.
Хирурглар ашыгыч рәвештә операция үткәргән, аның барышында 8 см озынлыктагы һәм 4 мм диаметрлы ике тимер кадак алганнар. Шулай ук авыруның калын эчәклегенең яртысын кисеп алганнар.
«Пациентны чыгардылар, бу хәл аның өчен генә түгел, башкалар өчен дә гыйбрәтле булыр дип өметләнәм”, — дип белдергән Айрат Рәхмәтуллин.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/104917/