Путин һәлак булган хәрбиләрнең хатыннарына социаль ярдәм турында законга кул куйган

Дәүләт ярдәме айлык акчалата түләүне, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү бәясенең 50 процентын каплауны һәм шифаханәгә юлламаларның өстенлекле рәвештә бирелүен үз эченә ала.

Россия Президенты Владимир Путин хәрби хәрәкәтләр ветераннарының тол хатыннарына (тол ирләренә) социаль ярдәм турында законга кул куйган. Бу хакта ТАСС Кремль сайтында басылып чыккан документка таянып яза. Дәүләт ярдәме гаилә составына бәйсез рәвештә (ягъни тол хатын әти-әниләре, башка туганнары белән яшәгән очракта да) күрсәтеләчәк.

Документта шулай ук тол хатыннарның (ирләр) кабат никахка кергәнче генә социаль ярдәм алырга мөмкин булулары билгеләнгән.

Бу төзәтмәләр “Ветераннар турында” законга кертелә. Моңа кадәр документта мондый ташламаларга (айлык акчалата түләү, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнарының 50ын каплау һәм шифаханәләргә өстенлекле рәвештә юлламалар алу) фәкать үзләре яки балалары белән яшәүче тол хатыннарның гына ия булуы күрсәтелгән булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105301/

Бәйле