«Бездән дә начаррак торучы юк…»

Гөлназ Асаева бик четерекле сорауга җавап биргән.

Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов «Татар радиосы»нда туры эфирда кунакта булган һәм сорауларга җавап биргән.

Яшь пар биш еллап бергә яшәгәннән соң, аерылулары турында «Интертат»ка хәбәр иткән иде. Бу хакта без дә яздык. Гөлназ «аерылдык» дисә дә, бераздан Вилдан аны кире какты. Соңарак, чыннан да, яшьләрнең шундый уе булуы ачыкланды. Алып баручы Зөлфәт Зиннуров дә туры эфир вакытында шул сораулар бирә.

«Матбугатта башта «аерылганнар икән» дип яздылар, икенче көнне ачасың – «юк, бергә икән», өченче көнне – «юк икән, иптәшләр, чынлыкта аерылышканнар икән» дигән язмалар чыкты. Нәрсә булып бетте ул?» – дип сорау бирә алып баручы.

Гөлназ Асаева: «Нәтиҗәсен күреп торасыз, бергә без. Безнең, беләсезме, ничек… гадәттә бит инде гаиләләрдә, бик начар торсалар да, кеше алдында «әй, бик яхшы торабыз инде, бездән дә яхшы, үрнәк гаилә юк» диләр. Бездә менә, нишләптер, киресенчә. Без яхшы торабыз, кешеләргә «бездән дә начаррак торучы юк» дибез. Белмим, нигә алайдыр ул?» – диде Гөлназ.

Әйтсә әйтә инде бу кыз.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-02-18/bezd-n-d-nacharrak-toruchy-yuk-3147905

Бәйле