Киләсе атнада Татарстанда +2 җылыта…

Атна ахырына Татарстанда сизелерлек җылыта, ә дүшәмбе көнне республикада плюс тамагалы температура көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең яңа фаразында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар көнендә һава торышының җитди бозылуы фаразлана: күп кар явачак, буран булачак һәм юлларга кар салачак.

Ләкин, 24 февральдә, югары басым тәэсирендә, явым-төшем туктый диярлек. Төнлә Татарстанның көнчыгыш районнарында кар һәм буран булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары -18..-23 градуска кадәр, көндез -9.. -14 градус күрсәтәчәк.

Шимбә көнне һава торышы кабат үзгәрә: көчле җилнең тизлеге кайвакыт 17 м/с булырга мөмкин, буран фаразлана, кар явачак. Төнлә -11.. -16 градус, көндез -2.. -7 градуска кадәр булачак. Юлларда буран һәм кар боткасы көтелә.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы буенча, якшәмбе, 26 февральдә, һава торышына көньяк-көнбатыштан күчкән циклон йогынты ясаячак. Кар һәм җепшек кар, буран һәм көчле җил кебек күп явым-төшем фаразлана, шулай ук урыны белән бозлавык булырга мөмкин. Температура фоны сизелерлек күтәрелә һәм төнлә -3…-8 градус, көндез 0 градус тирәсе тәшкил итәчәк», –  ди синоптиклар.

Дүшәмбе көнне тагын да җылыта: төнлә 0..-5 градус, көндез 0..+2 градуска кадәр. Явым-төшем һәм көчле җил булырга мөмкин.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-kilase-atna-basynda-2-graduska-kadar-ylytacagyn-aitte-5867459

Бәйле