Әлеге тапшыруның эфирда чыга башлавына 5 ел икән инде, бу вакыт аралыгында 150 кунак белән әңгәмә корылган. Зәмирә Рәҗәпова аның ничек барлыкка килүе һәм иң истә калган кунак турында сөйләгән.
Зәмирә Рәҗәпова «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруына ничек эләгеп булуын аңлатты. Аның сүзләренчә, тапшыруда төшәргә дип күп кенә тәкъдимнәр килә. Кызганыч, аларның барысы да эфирга эләкми. Замира тапшыруда артистлар тормышы гына яктыртылмавын искәртеп узды.