Мәскәүдә Илмира Нәгыймова белән күңелсез хәл булган

-- Лейла

Мәскәүдә узучы соло концерты алдыннан популяр җырчының бер хәл тәмам күңелен төшергән. Төркемендәге биюче кызларның телефоннарын, колакчыннарын һәм заряд ала торган җайланмаларын урлаганнар. 

– Бу концерт залына бөтен кеше паспорт күрсәтеп керә. Җитмәсә бөтен җирдә күзәтү камералары. Тик алар эшләми, ди! Безгә нишләргә?! Полиция чакырттык! – дип сөйли Илмира Нәгыймова.

Бәйле