Ир-атларга ялгыз яшәүнең аеруча ничә яшьләрдә авыр булуын әйткәннәр

-- Лейла

Хатын-кызлар 75 яшьтән соң ялгызлыкның авырлыгын бик нык тоя башлый.

55тән 70 яшькә кадәрге ир-атлар хатын-кыз кайгыртуына аеруча мохтаҗ. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия буенча штаттан тыш баш белгече Оксана Драпкина Россия һәм Кыргыстан хатын-кызларының беренче форумында шулай дип белдергән.

Шушы яшь аралыгындагы ир-атларның янәшәсендә хатын-кыз булмаса, алар үзләрен начар хис итә, дип басым ясап әйткән ул.

Драпкина фикеренчә, хатын-кызлар өлкәнрәк яшькә җиткәч – 75тән соң гына ялгызлыкны бик нык тоя башлый. Беренче чиратта, баласызлык алар өчен зур борчуга әйләнә.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле