Сезнең дә көн шулай башланамы, кызлар?

Әнинең сыеры бозаулган, кара үгез, ди. 7нче каттан бүген җәяү төшәм, язга ябыгырга кирәк.

Сәгать 06:15…
Бу будильникның тавышы бигрәк ямьсез, алыштырырга кирәк.
Йокы туймады, эштән кайткач та йоклыйм.
Кызның өй эшләрен точно эшләп бетердек микән?..
Чәчен башка төрле үрергә кирәк бүген.
Их, улымның өй эшләрен карап өлгәрмәдем кичә.
Бүген кич самбога барырга тиеш, онытмаска кирәк.
Теш пастаса бетеп килә, алырга кирәк.
Бу тушь начар булды, ташласаң жәл инде.
7нче каттан бүген җәяү төшәм, язга ябыгырга кирәк.
Ирем выпечка сораган иде, эштән кайткач пешерергә кирәк.
Обед вакытында кибеткә чыгып, дрожжи алырга онытмаска кирәк.
Уф, өскә кияргә бер кием дә юк. Бүген тагын нәрсә киеп барам инде?
Әнинең сыеры бозаулаган. Кара үгез, ди.
Интервьюны теге кеше белән кайчан эшлим икән мин? Әй, ялындыра, «зараза».
Бүген кич биюгә барасы бар, костюмны алып барырга онытмаска кирәк.
Бу чәчне нишләтергә икән? «Что-то новое хочется» бит әле.
Эшкә йөгереп барып кермәскә кирәк, соңга калганны сизмәсеннәр.
«Оперативка»га «уверенно» итеп атлап керергә, бу иртән килеп эшләп утырган икән, дисеннәр.
Теге кибеттә сатучы хатын бигрәк чибәр инде, кеше ничек шулай яшь кала икән ул?
Кичке ашка пешерәсе балыкны туңдыргычтан алып куярга кирәк.
Малайга «Вайлбериз»тан колонка заказать иткән идем, кереп алырга кирәк бүген.
Уф, кызның биюенә тагын акча җыялар.
Бианайга шалтыратырга онытмаска кирәк, үпкәләп ятмасын.
Апа чәч буявы алып кайтырга кушкан иде.
Ирнең күлмәген үтүкләдемме әле мин кичә?
Бу күршеләрне әйтәм. Бигрәк сәер кешеләр. Танымаганга салышалармы соң?
«Служебный чат»та тагын язышалар. Аптырыйм, кеше иртән 7дә ничек статья яза икән ул?
Авылдагы әнинең күршесе пласмасса чиләкләр алып кайтырга кушкан иде.
Маникюрны бүген эшләтмәсәм, «ужас» булачак.
Теге дус хатынның туган көне бүген булырга тиеш, ничек онытмый котларга соң әле?..
Кеше ала дип алдым да шул чәйне, бигрәк тәмсез булды.
Бүген теге күлмәккә туры килгән алка эзләп карарга кирәк иде.
Кызның ботинкасын киптерергә куйдыммы ул мин кичә?
Таба тагын камырны ябештерә башлады, астына нәрсә җәеп пешерергә икән ул?
Сәгать 06:20, торырга кирәк.

8 март бәйрәме белән сезне, кызлар! Сезнең дә көн шулай башланамы?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-03-07/sezne-d-k-n-shulay-bashlanamy-kyzlar-3168541

Бәйле