Бер яшьлек баласын карга ташлаган…

Үзе аның янында йоклап киткән иде. Бу ананың башка «батырлыклары»  да ачыкланды.

Уфаның Орджоникидзе районы прокуратурасы бу хатын-кызга карата гаепләү карарын раслады.

Тикшерү версиясе буенча, исерек хатын 4 февральдә төнлә үзенең бер яшьлек кызын карга ташлаган һәм үзе шунда йоклап киткән. Бала үтеп баручы тарафыннан табылган һәм организмның гомум гипотермиясе белән медицина учреждениесенә китерелгән.

«Бала елаганын күрше йортта яшәүче бер егет ишетә, ул дуслары белән аңа кирәкле ярдәм күрсәтә һәм табибларны чакыра. Соңрак сабый дәваханәгә озатыла һәм аңа медицина ярдәме күрсәтелә, — дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә. — Элек бу хатын дүрт өлкән баласына карата ана хокукыннан мәхрүм ителгән инде».

Хатын ана вазыйфаларын тиешенчә үтәмәүдә гаепләнә. Ул үзенең кечкенә баласы белән йорт биләмәләренең берсендә урнашкан мунчада яшәгән, әхлаксыз тормыш рәвеше алып барган, спиртлы эчемлекләр кулланган, балага тиешле медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарткан.

Гаепләнүче үз гаебен таныды. Җинаять эше, асылда, карау өчен судка җибәрелгән.

Моннан тыш, районның опека һәм попечительлек органы хезмәткәрләрен дә күңелсезлекләр көтә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-03-04/ber-yashlek-balasyn-karga-tashlagan-3165453

Бәйле