Илмира Нәгыймова: «Ниһаять, күптәнге хыялым чынга ашты»

-- Лейла

Җырчы Илмира Нәгыймова тагын ял итәргә киткән. Монысында кем белән кай тарафка ял итәргә баруын ул сер итеп сакламаган.

Җырчы социаль челтәрдә  серле генә: «Бер хыялың чынга ашкач, син икенчесе артыннан барасың… Иртәгә барысын да күрерсез,» – дип язган иде. Күрдек. Бүген ул Дубайда дус кызы белән ял итә.

«Ниһаять, дуслар, күптәнге хыялым чынга ашты. Динара белән моннан бер 3 ел элек инде, әйдә әле Дубайга барып кайтык, дип хыялланган идек. Алдык та, килдек әле менә», – дигән Илмира.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле